В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай кино күрсәтү ТАССРның 100 еллыгына багышланган цикл кысаларында уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). 7-нче февральдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә казанлыларга ТАССР эчке эшләр министры, эчке хезмәт генерал-лейтенанты, Бөек Ватан сугышында катнашкан Салих Япеев турында фильм күрсәтеләчәк. Бушлай кино күрсәтү 13.00 сәгатькә планлаштырылган.
Кино күрсәтү ТАССРның 100 еллыгына багышланган цикл кысаларында оештырылган. Шәһәр халкын республиканың күренекле шәхесләре турындагы картиналар белән ай саен таныштыру планлаштырыла, дип хәбәр ителә «Мәскәү» мәдәният үзәгенең Instagramдагы сәхифәсендә.