В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу торба үткәргечләрнең агымдагы ремонты белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Казанда 1-нче июньнән Шамил Усманов урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен этаплап чикләячәкләр. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
1-нче июньнән 14-нче июньгә кадәр хәрәкәт Шамил Усманов урамында, 27б номерлы бинадан 25-нче номерлы торак йортка кадәр участокта ябылачак.
19-нчы июньнән 2-нче июльгә кадәр Шамил Усманов урамындагы 29-нчы номерлы торак йорттан 27б номерлы бинага кадәр хәрәкәт чикләнәчәк.
Бу торба үткәргечләрнең агымдагы ремонты белән бәйле.