Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Сәбәбе – яңа торак комплексының суүткәргечен үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыру
Казанда этаплап КСКА һәм Габдулла Тукай урамнары ябылачак
Татарстан башкаласында КСКА һәм Габдулла Тукай урамнарында хәрәкәт өлешчә туктатылачак. Бу яңа торак комплексын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга бәйле. Чикләүләр өч этапта кертеләчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

12 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр чикләү КСКА урамындагы 91 нче бинадан 3 нче бинага кадәр кертеләчәк.

26 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр Габдулла Тукай урамындагы 108 нче бина каршында транспорт хәрәкәте Әхтәмов урамына таба чикләнәчәк.

5 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Габдулла Тукай урамындагы 97 нче бина янында, Әхтәмов урамына таба юнәлештәге юл хәрәкәте мөмкин булмаячак.

Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.

2025-09-10T16:18:11+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.