Бу квартал эчендәге җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU 9 нчы сентябрь). Казанның Идел буе районында Авангард урамы буенча хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Хәрәкәтне чикләү берничә этапта башкарылачак:
10 нчы сентябрьнең 12:00 сәгатеннән 17:00 сәгатенә кадәр Авангард урамы буенча 74 нче йорттан 155 нче йортка кадәр участокта хәрәкәтнең һәр юнәлешендә сул як полоса буйлап автомобиль транспорты йөрү чикләнәчәк;
12 нче сентябрьнең 22:00 сәгатеннән 13 нче сентябрьнең 5:00 сәгатенә кадәр шул ук участокта Кулагин урамы юнәлешендә хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк, нәтиҗәдә Авангард һәм Промысловая урамнары киселешендә хәрәкәт ябылачак;
12 нче сентябрьнең 6:00 сәгатеннән 30 нчы сентябрьнең 18:00 сәгатенә кадәр Авангард урамындагы 74 нче номерлы бина янында автомобиль транспорты хәрәкәте чикләнәчәк.
Бу квартал эчендә җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү белән бәйле.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр Казанда Юдино һәм Промысловая урамнары буйлап хәрәкәт вакытлыча чикләнгән иде.