"Спортив Казан" премиясе белән спортчыларны, тренерларны һәм шәһәрнең спорт мәктәпләре вәкилләрен бүләкләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казан Ратушасында 2018 елга спорт нәтиҗәләрен ясадылар - биредә "Спортив Казан" премиясен тапшыру тантанасы узды. Тантаналы рәвештә 11 номинациядә җиңүчеләрне бүләкләделәр, алар арасында спортчылар, тренерлар һәм шәһәрнең спорт мәктәпләре вәкилләре бар иде.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров мөрәҗәгать итте. "Теләсә нинди җиңү - аңа әзерлек белән чагыштырганда бер мизгел генә һәм җиңү өчен спортчының характеры гына түгел, тренерларның, команданың, ата-аналарның, гаиләнең ярдәме дә мөһим. Мин әлеге спорт блогының бердәм булуын телим, һәм без үз ягыбыздан Казанда спорт, физкультура тиешле дәрәҗәдә үссен өчен барысын да эшләячәкбез", - дип ассызыклады Р.Гафаров.
Чираттагы спорт елының уңышлы тәмамлануы белән кунакларны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Казан даими рәвештә спорт төбәге статусын раслый. "Без Казанда яшәвебез белән бәхетле, биредә физик культура һәм спортка аерым игътибар бирелә", - дип өстәде Х.Шәйхетдинов.
Тантанада премиянең җиңүчеләре статуэткалары төрле ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәткән спортчыларга, шулай ук дистә еллар дәвамында лаеклы спортчылар тәрбияләгән тренерларга тапшырылды. Төп номинацияләр – "Ел спортчысы" һәм "Елның иң яхшы тренеры" - олимпик, олимпик булмаган һәм паралимпик спорт төрләренә бүленгән иде. Әйтик, "Касатка" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, халыкара класслы спорт мастеры Егор Куимов "Ел спортчысы" булды, ул быел йөзү буенча Россия чемпионатының алтын һәм бронза призеры, Европа чемпионатының көмеш призеры һәм дөнья кубогының ике тапкыр көмеш призеры булды. Шулай ук "Спортның олимпия төрләрендә ел спортчысы" исемен Светлана Липатова яулады, ул Россия ирекле көрәш буенча җыелма командасының иң көчле спортчысы. "Спортның олимпия төрләре буенча елның иң яхшы тренерлары" исеменә "Касатка" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Эдуард Гыйззәтуллин һәм Вахитов районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Сергей Дружков лаек булдылар.
Олимпия булмаган спорт төрләрендә спортчы Егор Трифонов билгеләнде, ул балачактан бильярд белән профессиональ шөгыльләнә, берничә тапкыр Бөтенроссия ярышларында җиңүче һәм призер булды. "Олимпик булмаган спорт төрләрендә иң яхшы тренер" исемен "Спектр" спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Анастасия Салмова алды.
Паралимпия спорт төрләрендә иң яхшы спортчы - "Тасма" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Полина Платонова булды. "Тасма" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Анна Самойлова "Спортның параолимпия төрләрендә иң яхшы тренер" исемен яулады.
Ел нәтиҗәләре буенча шулай ук спортның уен төрләре командалары спортчылары да билгеләп үтелде - бу номинациядә "Су полосы буенча СШОР" командасы җиңүче булды. 2018 елда спортчылар 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында су полосы буенча Россия беренчелегендә җиңү яулады. "Команда төрләре буенча елның иң яхшы тренеры" исемен һәм бүләген команда остазы Рәис Ковязин алды.
Узган ел кертелгән "Казан горурлыгы" номинациясендә җиңүче сайлау кичәнең күңелле мизгеле булды. Бу исем Казанның халыкара спорт аренасында танылуына зур өлеш керткән спортчыларга бирелә. Бу номинациядә Россиядән Павел Мухин - брейк-данс буенча дөнья чемпионы титулын яулаган беренче спортчы җиңүче булды.
Шулай ук Казанның балалар тренерлары, укытучылары һәм спорт мәктәпләре хезмәткәрләре дә бүләкләр алды. "Муниципаль балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең иң яхшы яшь белгече" исеменә "Динамо" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Артур Талипов лаек булды. "Иң яхшы балалар тренеры" номинациясендә "Приволжанка" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы һәм "Ак Бүре" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Искәндәр Шаһин җиңү яулады. "Касатка" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Игорь Ионов "Иң яхшы директор" исеменә лаек булды. "Спортка тугрылыгы өчен" "Грация" спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Светлана Тюрина бүләкләнде. "Казан шәһәренең яшәү урыны буенча иң яхшы тренер" исеменә "Олимпиец" яшүсмерләр клубы тренеры Фәрит Хуҗаҗанов лаек булды. "Казанның иң яхшы физкультура укытучысы" исемен Казанның Совет районының 84-нче мәктәбе укытучысы Тамара Яшина яулады. "Муниципаль оешманың иң яхшы хезмәткәре" номинациясендә "Ак Бүре" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Мәһдиева җиңүче булды.