В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татьяна Арясова “Казан марафонында” өченче тапкыр җиңә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Алсу Сафина). Лос-Анджелес марафоны җиңүчесе Татьяна Арясова өченче тапкыр “Казан марафонында” җиңә. 42,2 км араны ул 02:36:04 күрсәткече белән үтте.
Спортчылар арасында икенче урында – Илемпи Мадеева (02:43:59), өченче урында – Марина Смирнова (02:53:05).
42,2 км дистанциядә абсолют зачетта беренче урынны Светлана Гребенева (03:03:31) яулады. Екатерина Безгодова (03:06:54) һәм Мария Ручникова (03:08:42) шулай ук бүләкле урыннар алды.
Ир-атлар арасында абсолют зачетта Артем Алексеев (02:17:45), Андрей Миняков (02:18:22) һәм Андрей Смирнов (02:21:34) лидерлар булдылар.
Ярым марафонда (21,1 км) беренче урынны Александр Новиков (01:06:10) алды. Икенче урында – Азат Закиров (01:06:18), өченче урында – Олег Ильин (01:06:27).
Хатын-кызлар арасында 21,1 км араны беренче булып Людмила Лебедева (01:14:53) узды. Икенче һәм өченче урыннарда – Татьяна Архипова (01:15:22), Ксения Махнева (01:17:24).
Моннан кала, узыш арбалы спортчылар арасында да үтте. Ир-атлар арасында Александр Ганзей (51:56) җиңде. Икенче урынны Виталий Гриценко (52:08) алды, өченче урында – Семен Радаев (52:08). Хатын-кызлар арасында Наталья Кочерова (01:03:51) җиңде. Икенче һәм өченче урыннарда – Акжана Абдикаримова (01:04:44) һәм Наталья Рыжова (01:18:09), дип хәбәр ителә “Казан марафонының” рәсми төркемендә.