В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда бөтен илдән 75 мәктәп командасы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Бүген «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены буенча XIX чемпионатның нәтиҗәләрен чыгардылар, уен Казанда 1-нче майда старт алган идек. Ярышларда бөтен илдән 75 мәктәп командасы катнашты. Чемпионатта Казан данын 131-нче лицей, Н.Лобачевский исемендәге лицей һәм 19-нчы гимназиянең җыелма командалары яклады.
Шул рәвешле, интеллектуаль көрәш нәтиҗәләре буенча «өлкән мәктәп укучылары» категориясендә беренче урынны Санкт-Петербургтан «СиМ» командасы яулады, икенче урынны Пермьнән «Мишек любого размера» командасы алды, Липецкидан «Неуместные Шутки» командасы өченче урынга лаек булды.
«Кече мәктәп укучылары» категориясендә Архангельскидан «Deus Vult» командасы җиңде, көмеш призерлар – Мәскәүдән «Четверо детей плюс еще четверо детей», өченче урынны Пермьнән «Крепкий Орешек» алды.
Өлкән мәктәп укучылары арасында брейн-ринг форматындагы уенда Төмәннән «Очки Егора Летова» командасы беренче урынга лаек дип табылды, икенче урында – Мәскәүдән «Антинеуважение», өченче урында - Санкт-Петербургтан «Теплица» командасы укучылары.
«Кече яшьтәге мәктәп укучылары» арасында Мәскәүдән «Четверо детей плюс еще четверо детей» иң акыллылары булды, икенче урында - Архангельскидан «Deus Vult», өченчедә - Пермьнән «Крепкий Орешек».