Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2019, 11:11

Казанда «Җиңүгә тигезләнү» спартакиадасына нәтиҗә ясадылар

Ярышларда 120 катнашучы көч сынашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Казанда балалар һәм яшьләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча «Җиңүгә тигезләнү» спартакиадасы тәмамланды. Ярышлар 6-7-нче июнь көннәрендә узды.

Ике көн дәвамында шәһәрнең яшьләр оешмаларының, һөнәри белем бирү учреждениеләренең һәм югары уку йортларының, шул исәптән «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесе спорт секцияләрендә тәрбияләнүчеләрнең 120 вәкиле хәрби-спорт әзерлеге нормаларын тапшырдылар, Калашников автоматын чистарттылар һәм җыйдылар, погон һәм хәрби исемнәр буенча белемнәрен, шулай ук беренче медицина ярдәмен күрсәтү кагыйдәләреннән хәбәрдар булуларын күрсәттеләр. Моннан тыш, спартакиада катнашучылары тарихи викторинада хәрби-тарихи тематика буенча белемнәрен күрсәттеләр һәм штурм сызыгын уздылар.

Спартакиада нәтиҗәләре буенча урта яшь төркемендә «Спарта» яшүсмерләр клубы җиңүче булды, икенче урынны «Олимпиец» яшүсмерләр клубы командасы, «бронза»ны Казан радиомеханика көллияте укучылары алды.

Зурлар төркемендә җиңүне Казан университеты студентлары яулады, икенче урынны Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте командасы алды. Өченче урынны Казан милли тикшеренү технология университеты командасы яулады.

Барлык яңалыклар