Казанда Татарстан Прокуратурасының 2017 елгы эш нәтиҗәләрен чыгардылар
Коллегия утырышында Рөстә м Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Анда Татарстан Прокуратурасының 2017 елдагы эшенә нәтиҗәләр чыгарылды. 2018 елга бурычлар куелды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасында баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, РФ Генераль прокуратурасының Казан юридик институты (филиал) директоры Фәрит Хисаметдинов, РФ Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округы идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Панчук, республика министрлыклары, ведомстволары, хокук саклау органнары җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Татарстан Прокуратурасының 2017 елдагы эше турында Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.