Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2019, 19:34

Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара кулинария конкурсына йомгак ясадылар

Һөнәри ярыш «Туризм һәм спорт» XXIV махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге 3-нче халыкара кулинария конкурсы тәмамланды. Ул «Туризм һәм спорт» XXIV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Казан ярминкәсендә» узды. Конкурста барлыгы 52 профессиональ кулинар катнашты.

Иң яхшыларны биш номинациядә сайладылар. Мәсәлән, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган иң яхшы тематик өстәл өчен бүләккә «Дөнья халыклары ашлары галереясы» ресторан комплексы лаек булды. Токмач, кияү пилмәне һәм өчпочмак әзерләүдә Альбина Болтачева барысын да узып китте. Дөнья халыклары ашларының иң яхшы ризыгын Максим Леушин әзерләде. «ТАССР төзелүнең 100 еллыгына арт-класс» иң яхшы эшен Фәнил Каюмов башкарды. Ә «Иң яхшы милли ризык» номинациясендә Ирек Мәхмүтов җиңде.

Җиңүчеләр Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән дипломнар белән бүләкләнде, ә «Иң яхшы милли ризык» номинациясендә җиңүчегә истәлекле кубок тапшырылды. Конкурс Казан Мэриясе ярдәмендә узды.

Шунысын да әйтеп китик, Юныс Әхмәтҗанов татар халкы тарихына милли аш традицияләрен популярлаштыручы, татар халкы кунакчыллыгы гадәтләрен һәм кыйммәтләрен тергезү эшенең башында торган тикшеренүче буларак кереп калды.

Барлык яңалыклар