В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финалга сигез кеше чыкты
Фото: мәгариф идарәсе
Финалга барлыгы сигез кеше чыкты. Алар – сәләтле, укуда һәм мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашкан малайлар һәм кызлар. Укучыларга портфолио һәм презентация әзерләргә, шулай ук интеллектуаль тур сорауларына җавап бирергә, үз проектларын якларга кирәк иде.
Абсолют җиңүче Эдгар Вәлиев спорт һәм музыка мәктәпләрендә шөгыльләнә, конкурсларда, турнирларда һәм олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясый.
Моннан тыш, җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнгән:
«Иҗади шәхес» – 102 нче гимназиядән Амалия Чернова;
«Ел интеллекты» – 80 нче мәктәптән Андрей Денисов;
«Күпкырлылык өчен» – 113 нче мәктәптән Рәзинә Галимҗанова;
«Ел җәмәгатьчесе» – 62 нче мәктәптән Марина Быковская;
«Иҗат һәм талант» – 141 нче гимназиядән Аяна Камалетдинова;
«Идея илһамчысы» – 8 нче мәктәптән Зөлфәт Хафизов;
«Артистлык осталыгы һәм оригинальлек» – 181 нче мәктәптән Арслан Сибгатуллин.
Конкурс 13 ел дәвамында үткәрелә. Бүген финал сынаулары 9-11 нче сыйныф укучылары өчен узачак, дип хәбәр иттеләр Казан мәгариф идарәсендә.