В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Финалда 8 егет һәм 8 кыз катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU 28-нче ноябрь). Кичә Ленин ис. мәдәни-ял итү комплексында "Татар кызы. Татар егете-2018" бәйгесенең финалы узды. "Татар кызы-2018" исемен Киров районының 4-нче гимназия-интернаты укучысы Мәдинә Латыйпова алды, ә Мәскәү районының 2-нче лицей-интернаты укучысы Ислам Миргазаязов "Татар егете - 2018" исемен алды.
Кызлар арасында икенче урынны Яңа Савин районы укучысы Эльвина Имаметдинова, өченче урынны Вахитов районы укучысы Ләйсән Фатыйхова алдылар. Егетләр арасында икенче урында Совет районы укучысы Айрат Нигъмәтуллин, өченче урында Яңа Савин районы укучысы Булат Галәветдинов торалар.
"Сылу кыз" номинациясендә Мәскәү районы укучысы Рәисә Рөстәмова җиңде, "Ягымлы кыз" исемен Идел буе районы вәкиле Адилә Исмәгыйлевага, ә "Зыялы кыз" Совет районыннан Адилә Салиховага бирделәр. "Талантлы кыз" дип Совет районы укучысы Элина Хәбибрахманова танылды, ә "Хуҗабикә" номинациясендә Авиатөзелеш районыннан Зәринә Исмәгыйлева иң яхшысы булды.
Егетләр арасында "Зирэк егет" исемен Вахитов районы укучысы Салават Габделманов алды, ә Совет районыннан Булат Мостафин "Баллы телле егет" булды. "Тапкыр егет" номинациясендә Киров районы укучысы Рәмис Зиннәтуллин җиңде. Идел буе районы вәкиле Айнур Хөснетдинов "Милләтпәрвәр" исеменә лаек булды, ә Авиатөзелеш районыннан Рифат Натфуллинга "Җитез егет" исеме бирелде.
Бәйгедә барлыгы 8 егет һәм 8 кыз катнашты, алар район этабында җиңүче булдылар. Финалда катнашучылар үзләрен, үзләренең талантларын һәм татар халкының гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате турында белемнәрен күрсәттеләр. Моннан тыш, алар "Бөек татар шагыйрьләре һәм язучылар" темасына иҗат ителгән әсәрләрнең берсен тәкъдим иттеләр. "Хуҗабикә" биреме буенча кызлар милли ризыклар тәкъдим иттеләр, ә егетләр аны әзерләүчеләр турында сөйләде. Шулай ук һәр пар тамашачыларны ТАССР оешуның 100 еллык юбилее белән котлауда ярышты.
Финалистларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты, "Мәгариф" Ассоциациясе, "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге, "Ялкын", "Сөембикә", "Салават күпере", "Сәхнә", "Шәһри Казан" газеталары, "Сәләт" яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры вәкилләре котладылар.