Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2022, 12:27

Казанда «Ел укучысы» конкурсының шәһәр этабына йомгак ясалды

Җиңүчеләр булып София Васильева, Илья Кудрявцев һәм Әмирә Сәйфетдинова танылды.

Фото: Казанның Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче апрель). Казанда 4 нче, 9-11 нче сыйныф укучылары арасында «Ел укучысы» конкурсының шәһәр этабына йомгак ясалды. Соңгы елда барлык гомуми белем бирү предметлары буенча яхшы билгеләр алган, үз мәктәпләренең иҗтимагый тормышында актив катнашучы яшүсмерләр ике яшь төркемендә үзара көч сынашты.

Конкурс өч этаптан торды: мәктәп, район һәм шәһәр. 4 нче сыйныф укучылары өчен шәһәр этабы сынаулары иҗади презентация, социаль проектны яклау, интеллектуаль викторинада һәм инфографика конкурсында катнашуны үз эченә алды. Өлкән сыйныф укучылары шул ук сынауларны уздылар, әмма социаль проектны яклау урынына социаль әһәмиятле темага юнәлтелгән үз контентын тәкъдим итүче блогер буларак чыгыш ясадылар.

4 нче сыйныф укучылары арасында абсолют җиңүче булып 7 нче гимназиядән София Васильева танылды. Тагын 7 кеше «Яхшылык дөньяны коткара», «Ораторлык сәнгате», «Яшь интеллектуал» һ.б. номинацияләрдә бүләкләнде.

Өлкән сыйныф укучылары арасында 75 нче номерлы гимназия укучысы Илья Кудрявцев һәм 33 нче номерлы гимназия укучысы Әмирә Сәйфетдинова җиңде. Тагын 6 кеше «Ел интеллекты», «Ел креативы», «Мәдәни традицияләрне саклаучы» һ.б. номинацияләрдә бүләкләнде.

Конкурсның шәһәр этабын оештыручылар – Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Сәләтле балалар өчен иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү шәһәр үзәге.

Барлык яңалыклар