Ярышлар 5 көн дәвам итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Казанда «Барс» махсус билгеләнештәге аерым отряд базасында бокс буенча Идел буе округы гаскәрләренең беренче чемпионаты тәмамланды. Ярышларда 100-дән артык спортчы катнашты, алар арасында Идел буе округының хәрби кушылмалары һәм хәрби частьләре, шулай ук Россия гвардиясенең территориаль идарәләре хезмәткәрләре дә бар иде.
Ярышлар 5 көн дәвам итте. Бу вакыт эчендә киеренке көндәшлектә росгвардиячеләр бокс техникасын һәм җиңүгә омтылышны күрсәттеләр, дип хәбәр итә Россия гвардиясенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Көрәш нәтиҗәләре буенча, «60 кг» авырлык категориясендә шәхси зачетта Саратов өлкәсе буенча Росгвардия идарәсеннән кече сержант Булат Ниязов җиңү яулады, «64 кг» авырлыкта Казанның махсус билгеләнештәге аерым отряд прапорщигы Станислав Романов җиңде, «69 кг» авырлык категориясендә беренчелек Башкортостан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең кече сержанты Әскәр Вәлиевка бирелде, «75 кг» авырлыкта Киров бригадасы сержанты Борис Исаев җиңү яулады, «81 кг» авырлык категориясендә Казанның махсус билгеләнешле аерым отрядыннан ефрейтор Михаил Палмарчук җиңде. «91 кг» авырлыгында Оренбург өлкәсе буенча Росгвардия идарәсе лейтенанты Әнис Арысланов иң көчлесе булды, «91 кг нан артыграк» авырлыкта Башкортстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсеннән капитан Рөстәм Сәхибгәрәев җиңде.
Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче категориядә Саров дивизиясе командасы җиңде, икенче урында - Башкортстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе, Саратов өлкәсе буенча Росгвардия идарәсе «бронза»га ия булды. Икенче категориядә беренче урын Казанның махсус билгеләнешле аерым отрядына эләкте, Чуваш Республикасы буенча Росгвардия идарәсе командасы «көмеш»кә алек булды, өченче урында - Уфаның махсус билгеләнештәге аерым отряды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча округ җыелма командасы формалаштырылачак, ул милли гвардия гаскәрләре чемпионатында катнашачак.