В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
21-нче майга Татарстанда барлыгы 2546 СОVID-19 авыруы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Алена Мирошниченко). Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 71 яңа очрагы расланды. 24 кеше хастаханәгә озатылды, 47 кеше өйдә дәвалана - аларда авыру симптомсыз яки җиңел формада уза. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабы мәгълүматлары буенча, бер очрак читтән алып кайтылган, калганнары инфекциялеләр белән контакттан соң авырый башлаган.
12 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 24 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 5 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 21 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 6 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 3 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Авыручыларның күпчелеге - 45 кеше - Казанда яши. 17-се - Яр Чаллыда, икешәр кеше - Апас, Арча, Питрәч районнарында, берәр кеше - Балтач, Биектау һәм Түбән Кама районнарында.
21-нче майга Татарстанда барлыгы 2546 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Бөтен чорда республикада 1452 кеше савыккан. Бүген Татарстанда әлеге авырудан 9-нчы үлем очрагы расланды. Л.Галимова хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясенең яңа корбаны - Татарстанның Яшел Үзән районында яшәүче 1950 елгы кеше. 11-нче майда аны хастаханәгә авыр хәлдә китергәннәр, ул вирус-бактерия авыруларыннан тыш ике яклы үпкә ялкынсынуы белән ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган. 13-нче майда табиблар аның үлемен раслаган. «Диагноз хәзер генә расланды, чөнки тикшерелгән мәгълүматны бирү өчен патологоанатомик экспертиза уздыру таләп ителде», - дип ассызыклады спикер.
Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручы 8 мең 849 яңа очрак расланган. Шулай итеп, илдә COVID-19 авыруы саны 317 мең 554-кә җитте. 92 мең 861 кеше савыккан, 3099 кеше үлгән.