В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19 белән чирләгән 21 кеше сәламәтләнде.
Фото: Денис Гордийко фотосы
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 1 кеше бар, 15 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге, 7 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 5 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
26 кеше Казанда һәм берәр кеше - Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Мамадыш, Минзәлә һәм Питрәч районнарында яши.
9-нчы октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 7480 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 6362 кеше сәламәтләнде, шул исәптән узган тәүлектә - 21 кеше.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 12 мең 126 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 272 мең 238 кеше авырган, 1 млн 9 мең 421 кеше сәламәтләнгән, 22 мең 257 кеше үлгән.