Бер тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19 йоктырган 63 кеше сәламәтләнде.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше бар, 12 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 8 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 4 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр һәм 1 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
23 кеше - Казанда, 3 кеше - Яшел Үзән районында, икешәр кеше - Буа, Югары Ослан һәм Лаеш районнарында, берәр кеше - Әгерҗе, Биектау, Питрәч һәм Сарман районнарында яши.
Барлыгы 14-нче октябрьгә Татарстанда 7654 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 6484 кеше савыкты, шул исәптән 63 кеше - узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 14 мең 231 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 340 мең 409 кеше авырган, 1 млн 39 мең 705 кеше сәламәтләнгән, 23 мең 205 кеше үлгән.