Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2019, 13:14

Казанда легендар очучы Михаил Девятаевны искә алалар

Акция Казан елга техникумы территориясендә узачак, булачак Советлар Союзы Герое әлеге уку йортын тәмамлаган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Җиңү көне алдыннан Казанда легендар очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев батырлыгы истәлегенә багышланган #Намнужныгерои акциясе узачак.

Акцияне Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе һәм Казан елга техникумы студентлары оештыра. 1938 елда Михаил Девятаев нәкъ менә шушы уку йортын тәмамлый. Бина каршындагы мәйданда геройның туганнары һәм якыннары, шул исәптән улы һәм оныгы, студентлар, мәктәп укучылары һәм Михаил Девятаев һәм аның батырлыгы турындагы истәлекне кадерле санаган бөтен кеше җыелачак.

Алар барысы бергә очучы-истребитель кылган дистәләрчә сугышчан очышларны символлаштыра торган кәгазь самолетлар очырачаклар. Ә 2019 һава шарын күккә җибәрү акциянең кульминациясе булып торачак. Моннан тыш, бу көнне акциядә катнашучыларның барысы да кыр кухняыннан ботка татып карый ала.

#Намнужныгерои акциясе 8-нче майда 11.00 сәгатьтә Казан елга техникумы бинасы территориясендә (Несмелов ур., 7) башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар

Казанда легендар очучы Михаил Девятаевны искә алалар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Җиңү көне алдыннан Казанда легендар очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев батырлыгы истәлегенә багышланган #Намнужныгерои акциясе узачак. </p> <p> Акцияне Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе һәм Казан елга техникумы студентлары оештыра. 1938 елда Михаил Девятаев нәкъ менә шушы уку йортын тәмамлый. Бина каршындагы мәйданда геройның туганнары һәм якыннары, шул исәптән улы һәм оныгы, студентлар, мәктәп укучылары һәм Михаил Девятаев һәм аның батырлыгы турындагы истәлекне кадерле санаган бөтен кеше җыелачак. </p> <p> Алар барысы бергә очучы-истребитель кылган дистәләрчә сугышчан очышларны символлаштыра торган кәгазь самолетлар очырачаклар. Ә 2019 һава шарын күккә җибәрү акциянең кульминациясе булып торачак. Моннан тыш, бу көнне акциядә катнашучыларның барысы да кыр кухняыннан ботка татып карый ала. </p> <p> #Намнужныгерои акциясе 8-нче майда 11.00 сәгатьтә Казан елга техникумы бинасы территориясендә (Несмелов ур., 7) башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. </p>