В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аның каберенә чәчәкләр салу тантанасы 15-нче апрельдә булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). 15-нче апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көнендә, Казанда аның каберенә традицион рәвештә чәчәкләр салу узачак. Тантана шәһәрнең Яңа Татар зиратында узачак.
Чарада республиканың танылган шагыйрьләре һәм язучылары, Татарстанның иҗат интеллигенциясе һәм иҗтимагый оешмалары, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнаша.
Тантана 11.00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашучыларның җыелу урыны Пригородная, 1 адресы буенча зират капкасы янында булачак.
Искәртеп узабыз, Габдулла Тукай 1913 елның 15-нче апрелендә вафат булган. Быел яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе тууына 135 ел тулуга багышланган чаралар циклы Казанда 26-нчы апрельдә – Туган тел көнендә узачак.