В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Традицион истәлекле чара җәмәгатьчелек катнашыннан башка узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Бүген Казанда Чернобыль атом электростанциясендәге аварияне юкка чыгаруда катнашучыларны искә алдылар. Гирляндалар кую тантанасы Ямашев проспекты скверында узды. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыять булганга, традицион истәлекле чара җәмәгатьчелек катнашыннан башка узды.
Әмма көн дәвамында ликвидатор-геройлар мемориалына 34 ел элек булган аварияне бетерү катнашучылары, аларның туганнары, хезмәттәшләре килә һәм чәчәкләр салалар, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
1986 елның 26-нчы апрелендә XX гасырның иң куркыныч техноген фаҗигасе - Чернобыль АЭСында авария була. Реактордагы янгын нәтиҗәсендә атмосферага 190 тоннага якын радиоактив матдәләр чыгарылган. 400 меңнән артык кеше экологик бәла-каза зонасында кала һәм нурланышка дучар була, ул Хиросимдагы атом бомбасы нурланышыннан соң 90 тапкырга артып киткән. Элеккеге Советлар Союзының 19 өлкәсе, 5908 торак пункты радионуклидлар тарафыннан зарарлана. Аларның территориясендә 4 млн 430 мең кеше яшәгән, алар радиация-химия буранының коточкыч нәтиҗәләренә дучар булган.
Һәлакәт ликвидаторлары бу һәлакәтнең нәтиҗәләрен киметү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр. Үз сәламәтлекләрен һәм киләчәген куркыныч астына куеп, 350 меңгә якын кеше - хәрбиләр һәм гражданнар - куркыныч радиоактив стихия белән көрәшкән. Алар арасында радиация кыры аша 3,5 меңгә якын татарстанлы узган.
2003 елдан Берләшкән Милләтләр Оешмасы 26-нчы апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте.