Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.04.2019, 13:11

Казанда Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерү өстендә эшләүчеләрне искә алдылар

Һәлакәт нәтиҗәләре белән 3500 тирәсе татарстанлы көрәште.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). Бүген Казанда Ямашев һәм Әмирхан проспектлары киселешендәге скверда Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәт ликвидаторлары истәлегенә багышланган митинг узды. Фаҗиганең 33 еллыгы уңаеннан ликвидатор-геройлар мемориалына күпсанлы шәһәр халкы – ликвидацияләүдә катнашучылар, аларның туганнары, Казан укучылары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кадет сыйныфлары укучылары һәм башкалар чәчәкләр салдылар.

1986 елның 26-нчы апрелендә XX гасырның иң куркыныч техноген һәлакәте – Чернобыль атом электростанциясендә авария була. Элеккеге Советлар Союзының 19 өлкәсе, 5 мең 908 торак пункты радионуклидлар белән зарарлана. Алар территориясендә 4 миллион 430 мең кеше яшәгән, алар радиацион-химик буранның куркыныч нәтиҗәләре белән очрашкан. Авария ликвидаторлары әлеге һәлакәт нәтиҗәләрен киметү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр. Үз сәламәтлеген һәм киләчәген куркыныч астына куеп, 350 меңгә якын кеше - хәрбиләр һәм гражданнар - радиоактив стихия белән көрәшкән. Алар арасында радиацион кыр аша 3500-гә якын татарстанлы узган.

«Бүген без узган гасырның иң куркыныч һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең барысына да тирән хөрмәт күрсәтергә җыелдык. Сез, гомерегезне һәм сәламәтлегегезне кызганмыйча, һәлакәткә каршы көрәшкә бастыгыз, – дип мөрәҗәгать итте митингта катнашучыларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин. - Чернобыль геройларының батырлыгы безнең хәтердә, безнең балалар һәм буыннар хәтерендә Ватанга һәм аның алдындагы бурычка тугрылык, фидакарьлек һәм ватанпәрвәрлек үрнәге буларак калырга тиеш».

«Безнең тормыш Чернобыльгә кадәрге һәм аннан соңгы ике өлешкә бүленде. Чернобыльгә килгәндә безгә 25-30 яшь иде, ә бүген инде безгә 60 яшь. Мин һәлакәткә каршы көрәшкә бергәләп кергәннәрнең барысын да күрүемә шатмын, – дип сәламләде җыелучыларны ТР «Чернобыль Берлеге» инвалидлар иҗтимагый оешмасы президенты Александр Барсков. – Бүген без илнең барлык төбәкләреннән дә котлаулар алабыз. Күбебезнең казанышы шунда ки, без тормышыбыз өйрәткән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәдек ёәм бүген яшьләргә түбәндәгеләрне сөйлибез: үз эшеңнең остасы булырга һәм һәрвакыт кан белән язылган кагыйдәләрне үтәргә кирәк».

Митинг ахырында Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәсендә вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Чернобыль дан мемориалына чәчәкләр салдылар. Шуны да өстәп үтик: бүген шәһәр чиркәүләрендә һәм мәчетләрендә куркыныч һәлакәт нәтиҗәсендә вафат булучылар өчен җеназалар һәм гыйбадәтләр уза.

Митингта шулай ук Татарстан Республикасы хәрби комиссары урынбасары Рөстәм Яхин, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль хезмәттәшлек һәм реабилитация бүлеге башлыгы Валерий Казаков, Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразаев, Татарстан Республикасында «Чернобыль Берлеге» инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Стекольщиков һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казанда Чернобыль АЭСындагы һәлакәт ликвидаторларын искә алдылар
Барлык яңалыклар