В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе – суүткәргечтә авария белән бәйле эшләр
Денис Гордийко фотосы
Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр бер тәүлеккә диярлек сусыз калачак. Суүткәргечтә авария белән бәйле эшләр башкарылганга су бирүне туктатып торалар.
14 ноябрьдә 9:00 сәгатьтән 15 ноябрь көнне 6:00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча туктатылачак:
Җиңү проспекты, 62, 62к1, 62к2, 62к3, 62к4, 64, 66, 68, 70, 70а, 72, 72а;
Сафиуллин урамы, 14,18.
Сулы автоцистерналарны +7(843)231-62-60 телефон номеры аша кабул ителгән гаризаларда күрсәтелгән адреслар буенча урнаштырачаклар.