В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
19 июльдән 17 августка кадәр Зур Кызыл урамыннан Япеев урамына кадәр төзекләндерү эшләре барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль). Казанда 19 июльдән 17 августка кадәр этаплап Нагорная урамы ябыла. Чикләүләр урамның Зур Кызыл урамыннан Япеев урамына кадәрге өлешедә гамәлгә керә.
Нагорная урамының әлеге өлешендә төзекләндерү эшләре барачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш ителә.