В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
14-нче апрельдә Татарстан башкаласында максималь температура +21,4 градус тәшкил итте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казанда 14-нче апрельдә яңа температура рекорды куелган. Татарстан башкаласында һава +21,4 градуска кадәр җылынган. Бу көнне Казанда температураның иң югары абсолют максимумы +19,8 градус тәшкил итте, бу 1995 елда булды.
Татарстанның Гидрометүзәктә аңлатуларынча, республика себер антициклоны тәэсирендә җылы һава массасында. Республика территориясендә нормадан 8-10 градуска югары уртача тәүлеклек температуралы аномаль җылы һава торышы урнашты.
Бүген 14.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә һава температурасы +22 градустан артып китте һәм яңадан рекордлы дәрәҗәгә җитте.
Иртәгә Татарстанда һәм аның башкаласында һава торышы үзгәрәчәк. Республика аша салкын атмосфера фронты узачак – төнлә явым-төшеме ихтималы аз, көндез аерым районнарда бераз яңгыр булырга мөмкин. Һава агымнары төньяк-көнчыгыш агымнарга алышыначак, шуннан соң республика территориясенә салкынрак һава килә башлаячак.
Казанда, синоптиклар фаразлары буенча, һава температурасы 5-7 градустан җылы булачак. Көндез җомга көнне һава +15-17 градуска кадәр җылыначак. Явым-төшемнәр көтелми.
Ял көннәрендә, 17-нче һәм 18-нче апрельдә, республикада һава торышы төньяк антициклон йогынтысында формалашачак. Явым-төшемнәр көтелми. 17-нче апрельдә төнлә температура нульгә кадәр төшәчәк – плюс 5 градус, 18-нче апрельдә минус 2-дән плюс 3 градуска кадәр булачак. Көндез 11-17 градуска кадәр җылы булачак.