8-нче июльдә һава температурасы +35,7 градус тәшкил итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). 8-нче июльдә Казанда яңа температура рекорды теркәлгән.
«Казань-опорная» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, чәршәмбе көнне һава температурасы +34,4 градус тәшкил иткән, «Казан-аэропорт» авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча 34,6 градус эсселек булган. «Казань-сокол» авиация метеостанциясе тарафыннан һава температурасы +35,7 градус теркәлгән, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Һава температурасының моңа кадәр булган абсолют максимумы 1954 елда теркәлгән һәм +33,3 градус тәшкил иткән.
Исегезгә төшерәбез, эссе һава торышы аркасында Татарстанда һәм аның башкаласында шторм кисәтүе игълан ителде. Синоптиклар фаразлары буенча, бүген республикада +37 градуска кадәр эсселек көтелә. Халыкка саклану чараларын үтәргә киңәш итәләр. Аерым алганда, өйдә салкынча температураны сакларга, урамга чыгудан тыелырга, физик йөкләнештән баш тартырга кирәк.