В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15-нче май көнне авиацион метеостанция Татарстан башкаласында +32,4 градус теркәгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Казанда чираттагы температура рекорды куелды. Кичә, 15-нче май көнне, Татарстан башкаласында һава температурасы +32,4 градуска җитте.
Казан-Сокол авиация метеостанциясе максималь күрсәткечләр күрсәтте. Шул ук вакытта Казан метеостанциясендә (терәк) + 31,4 градус, ә Казан аэропортындагы авиация метеостанциясендә – 31,6 градус җылылык теркәлгән.
Алдагы абсолют максималь температура Казанда бу көнне +29,6 градусны тәшкил иткән, ул 1898 елда билгеләп үтелгән, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Көндез, 14-нче майда, Казанда 2019 елгы рекорд куелды – җомга көнне максималь һава температурасы +31,3 градус тәшкил итте.
Бүген Казанда алмашынучан болытлы һава, җил көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, явым-төшемсез. Көндез +20...+32 градус җылы булачак.