Шәһәр урамнарыннан 1,7 млн тоннага якын кар чыгарылган
Фото: Денис Гордийко
Соңгы тәүлектә шәһәрдә 0,2 мм кар яуды. Юлларда 1035 берәмлек техника һәм 758 юл эшчесе эшләгән, 200 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Бүген явым-төшем көтелми, урамнарны чистартырга 488 берәмлек техника һәм 737 юл эшчесе чыгачак.
Февраль башыннан башкалада 42 мм кар яуган, ягъни айлык норманың 113% ы. Шәһәр урамнарыннан 613,8 мең тонна кар чыгарылган, 12 мең тоннага якын бозлавыкка каршы материал сарыф ителгән.
Исегезгә төшерәбез, гыйнварда Казанга көчле «Эфталия» циклоны килде, 17-22 нче гыйнварда, биш көн эчендә, 49 мм кар яуды, бу айлык норманың 106% ын тәшкил итте. Гыйнварда барлыгы 76,5 мм явым-төшем яуган, норма – 46 мм (айлык норманың 166% ы). 17 нче гыйнвардан 2 нче февральгә кадәр шәһәрдә «Буран» планы гамәлдә булды. Юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләде: тәүлегенә юлларны кардан чистартуда 1075 берәмлек техника һәм 766 юл эшчесе катнашты. Бу көннәрдә 628,9 мең тонна кар чыгарылды.