В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Участокларда электр кабеле һәм элемтә кабеле юлларын сузачаклар
Казанның Васильченко урамында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Сәбәбе — электр кабеле һәм элемтә кабеле юлларын сузу.
ТР башкаласының Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, 22 нче июльдән 12 нче сентябрьгә кадәр түбәндәге участокларда машина йөрү өлешчә ябылачак:
Васильченко һәм Гагарин урамнары буйлап Васильченко урамындагы 2л номерлы бина районында;
Васильченко урамы буенча «Тасма» стадионы янында;
Васильченко урамындагы 1а номерлы бина тирәсендә.