Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2020, 14:24

Казанда, узган ел белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеде

Шул ук вакытта җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр саны 40%-ка арткан.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь, Алинә Бережная). Агымдагы елның 9 аенда Казан юлларында 1269 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 77 очракка кимрәк. Шулай ук аварияләрдә зыян күрүчеләр саны 1574-тән 1449-га кадәр кимегән. Шул ук вакытта җәяүлеләр гаебе белән булган аварияләр саны 40 процентка арткан. Мондый мәгълүматлар бүген шәһәр башкарма комитетында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында яңгырады. Киңәшмәне Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров үткәрде.

Юл-транспорт һәлакәтләренең күпләп булу урыннарын бетерү буенча чаралар 12-нче ноябрьгә төгәлләнәчәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илназ Вәлиев шәһәрдә аварияләрнең күп була торган урыннарның саклануы турында сөйләде. Казанда 141 авария куркынычы булган участок теркәлгән, шуларның 67-се – юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннар. Бүгенгә планлаштырылган инженерлык чаралары 118 авария куркынычы булган участокларда тулысынча үтәлгән. Юл-транспорт һәлакәте күп була торган урыннарга килгәндә, 54 участокта эшләр тулысынча үтәлгән. Барлык планлаштырылган инженерлык эшләре төзелеш сезоны тәмамланганчы төгәлләнергә тиеш, дип белдерде спикер.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров юл-транспорт һәлакәтләренең иң күп тупланган урыннарын бетерү – авыр сорауларның берсе һәм фикер алышуга беренче тапкыр гына чыгарылмый, дип билгеләде. Эксплуатацияләү буенча директор урынбасары – «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесенең автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын ремонтлау һәм карап тоту идарәсе башлыгы Зөлфәт Ханмурзин юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны бетерү буенча чаралар 12-нче ноябрьгә тәмамланачак, дип ышандырды.

Балалар юл-транспорт һәлакәте структурасында өчтән берен җәяүлеләр катнашында инцидентлар алып тора

Илназ Вәлиев үз докладында шулай ук балалар юл-транспорт имгәнүләре темасына да кагылды, аның дәрәҗәсе элеккечә югары булып кала бирә. 2020 елның 9 аенда 94 юл-транспорт һәлакәтендә 97 бала зыян күргән. Балалар юл-транспорт һәлакәте структурасында өчтән берен җәяүле балалар катнашындагы инцидентлар алып тора. «Мәктәп яшендәге балалар зыян күргән җәяүлеләрнең төп контингентын 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр һәм 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында тәшкил итәләр», – дип сөйләде нотыкчы.

«Куркыныч яный торган төркемне белем бирү учреждениеләренә яки өйгә кайтучы мәктәп укучылары тәшкил итә. ЮХИДИ бүлегенә ата-аналардан һәм мәгариф учреждениеләре администрацияләреннән шәһәр урамнары һәм юлларда, шул исәптән мәктәпләр янында балаларның имин йөрүенә бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап хатлар килә, – дип билгеләп үтте И.Вәлиев.

Илдар Шакиров ассызыклаганча, балалар имгәнүләренә мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә кирәк, бигрәк тә мәктәп каникуллары чорында. «Хәзер бу мәсьәләгә күбрәк игътибар бирү өчен иң кулай вакыт – мәктәпләрнең социаль челтәрләрендә социаль роликларны тарату, акцияләр оештыру, балаларыбызны саклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Ул каникулдан соң беренче атнада мәктәпләрдә профилактик эш үткәрергә кушты.

Кышкы чорда чистартылган юлларның озынлыгы 1900 км дан артып китә.

Киңәшмәдә шулай ук юл һәм коммуналь оешмаларны кышкы чорда юлларны һәм урамнарны эксплуатацияләүгә әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов Казанның юл хезмәтләре өчен кышкы эш режимы 15-нче октябрьдән башлануы һәм 2021 елның 14-нче апреленә кадәр 182 көн дәвам итәчәге турында сөйләде. «Шул вакыттан бирле подрядчы оешмаларның диспетчерлык хезмәтләре, кирәкле санда техниканың кизү торуын оештыру белән, тәүлек әйләнәсе эш режимына күчерелде», – дип билгеләп үтте А.Ибраһимов.

Казанда чистартыла торган юлларның озынлыгы 1900 км дан артып китә. Юлларны карап тоту эшләрен агымдагы ел ахырына кадәр килешү йөкләмәләре булган 4 генподрядчы оешма башкара. 2021 елга подрядчы оешмалар декабрьдә конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Шәһәрдә кышкы чистарту техникасы паркында 596 берәмлек. Бүгенге көндә кышкы шартларда эшләүгә бөтен булган техника паркы әзер, дип хәбәр итте Альберт Ибраһимов. «Ике сезон арасында урамнарның барлык җәяүлеләр участоклары, метро станцияләренә һәм социаль әһәмияткә ия объектларга алып баручы тротуарлар аерым контрольдә тора, – дип сөйләде А.Ибраһимов. – Тротуарларны һәм җәяүлеләр урамнарын җыештыруда уртача 600гә якын юл эшчесен һәм 90нан артык кече механизация техникасын җәлеп итү планлаштырыла».

Юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү реагентлар һәм ком-тоз катнашмасын кулланып башкарылачак. Кышкы сезонга ком-тоз катнашмасы тулы күләмдә әзерләнгән – 75 мең тонна, ике фазалы реагент 9,5 мең тонна күләмендә бар.

Исегезгә төшерәбез, техниканың кышкы сезонга әзерлеген Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.

Барлык яңалыклар