Әлегә парковка бушлай эшли, түләүне автомат режимда контрольдә тоту 16-нчы марттан башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Казанда Җиңү проспекты буенча 56-нчы номерлы йорт янында 50 машина урынына муниципаль парковка оештырылган. Объектта тиешле юл билгеләре, мәгълүмати щитлар һәм паркоматлар урнаштырылган.
Әлегә парковка бушлай эшли, түләүне автомат режимда контрольдә тоту 16-нчы марттан башлана. Бу участокта машинаны 1 сәгатькә парковкага кую бәясе 30 сум тәшкил итәчәк. Түләүле муниципаль парковкада транспорт чарасын урнаштырган өчен түләмәүчеләр ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. Штраф күләме 2500 сум тәшкил итә.
Казанның Транспорт комитеты муниципаль парковка өчен алдан 3116 кыска номерына СМС-хәбәр җибәреп, мобиль кушымта аша яки парковка зонасында урнаштырылган паркомат аша түләргә кирәклеген искә төшерә. Шулай ук «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Казан паркингы» төркеме боты һәм «Яндекс. Деньги», «Сбербанк онлайн» парковка счетлары аша өстәмә түләү ысуллары да бар.
Автомобильчеләргә юл билгеләре күрсәтмәләренә таянып эш итәргә, шулай ук мәгълүмат күрсәткечләренә һәм щитларга аерым игътибар бирергә кирәк, дип хәбәр иттеләр комитетта.