Юлиус Фучик урамындагы 8а йорт янында балалар өчен таган, бизиборд һәм тренажерлар белән спорт мәйданчыгы җиһазландырылган
Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел беренче йорт яны территориясен төзекләндерү тәмамланды. Идел буе районында Юлиус Фучик урамындагы 8а йорт ишегалдында ремонт эшләре 2005 елдан бирле беренче тапкыр үткәрелде.
3,7 мең квадрат метр ишегалды мәйданын төзекләндерү 15 апрельдә башланып китте. Эшчеләр 1,5 мең кв.м мәйданда асфальт түшәгәннәр, 317 кв.м мәйданда тротуарларны ремонтлаганнар һәм 193 кв.м мәйданда яңаларын салганнар.
16 катлы бер подъездлы йортта 260 кеше яши, шул исәптән якынча 60 бала. Шуңа күрә халык өчен 187 кв.м мәйданлы балалар спорт мәйданчыгы проектланган. Ком капламында урам тренировкалары өчен таганнар, бизибордлар белән уен һәм тренажер комплекслары урнаштырылган.
Яшәүчеләрнең теләге буенча балалар мәйданчыгында дүрт эскәмия, ике урна һәм тугыз данә күләмендә парковка баганасы урнаштырдылар. Ишегалды территориясендә эшчеләр 10 яктырту баганасын монтажлаган, 32 машина кую урынын төзекләндергән.
Идарәче компанияне финанслау хисабына (ТСЖ «Эйкос») ККК туплау өчен территория төзекләндерелгән. Дүрт контейнер билгеләнгән, шул исәптән калдыкларны аерым җыю өчен. ТСЖ көче белән торак йортның керү төркеме һәм цоколь ремонтланган. Өстәмә рәвештә ишегалдына кара туфрак кайтарылган, анда яшәүчеләр үзләре 700 дән артык чәчәк утырткан.
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында республика программасын гамәлгә ашыру дәверендә дүрт елы эчендә барлыгы 447 күпфатирлы йорт яисә 282 ишегалды территорияләре төзекләндерелде. Программа 2020 елдан 2023 елга кадәр 81 меңләп шәһәр халкы яшәгән йорт яны территорияләренә кагылды. Быел бу районнарда 77 ишегалды төзекләндереләчәк.
Быел Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 454 йорт территориясе ремонтланачак, аерым алганда, гомуми 500 мең кв метрдан артык мәйданда асфальт-бетон өслекне яңартачаклар.
Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин программага кертелгән иң зур йорт яны территорияләрендә эш барышын тикшерде. Һади Такташ, Нурсолтан Назарбаев һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары кварталы чикләрендә быел 24 йорт тирәсе төзекләндереләчәк.