Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2019, 13:39

Казанда торак фондын капиталь ремонтлау программасы буенча мәдәни мирас объектларын яңарта башлаячаклар

Белгечләр фикеренчә, мондый йортларны ремонтлау өчен аерым финанслау кирәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Ксения Швецова). 2020-2022 елларга Казан торак фондын капиталь ремонтлауның 3 еллык программасына мәдәни мирас объектлары булган күпфатирлы йортлар кертеләчәк. Аларны яңартуга гадәти йортларга караганда күбрәк акча кирәк, шуңа күрә яңа юллар һәм чишелешләр эзләргә кирәк, дип белдерде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «ТР ТКХ Фонды», район администрацияләре һәм идарәче компанияләр белән берлектә яңа 3 еллык капиталь ремонт программасын формалаштыру алып барыла, дип билгеләп үтте ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. Аңа 428 йорт өчен проект-смета документациясен эшләүне һәм 649 йортны кертү планлаштырыла.

Программага кертү планлаштырыла торган йортлар арасында мәдәни мирас объектлары бар. «Мондый йортларны ремонтлау бәясе берничә тапкырга югарырак, чөнки башка бәяләр кулланыла. Бу эш өчен аерым программа, аерым финанслау кирәк», - дип саный Д.Анисимов. Ул шулай ук мәдәни мирас объектлары булган йортлардан тыш, мәдәни мирас билгеләре булган йортлар да бар, дип аңлатты. Мондый йортларда ремонт эшләре шулай ук аерылып тора һәм төрле алымнар куллануны таләп итә.

«Бу елда Декабристлар урамы буенча урнашкан 183-нче номерлы йортта ремонт планлаштырылган иде - бу мәдәни мирас билгеләре булган йорт. Һәм ул безнең өчен бик проблемалы, чөнки без проектка барлык йортлар буенча да стандарт рәвештә акча бүлдек, ә ул зур чыгымнар таләп итә», - дип мисал китерде Д.Анисимов.

Мәдәни мирас объектларын ремонтлауга акча күбрәк таләп ителгән сәбәпләрнең берсе - мондый йортларда яшәүче милекчеләрнең аз булуы. Шулай итеп, торак милекчеләренең эш хакына керткән өлеше – минималь. Д.Анисимов Горький урамындагы 12а номерлы йортны мисалга китерде, анда ремонт киләсе елга планлаштырылган. Бу ике катлы 6 фатирлы йортта ике генә милекче бар.

«Мәдәни мирас объектлары булган йортларны ремонтлау – безнең өчен яңа эш этабы. Анда бөтенләй башка саннар һәм суммалар, - дип килеште Казан Мэры Илсур Метшин. - Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитетындагы хезмәттәшләребез белән бергә бу мәсьәләне җитәкчелек алдына куярга кирәк. Йортларны без бу халәттә калдыра алмыйбыз. Яңа юллар, чишелешләр эзләргә кирәк. Бу хакта Хөкүмәттәге коллегаларыбыз белән фикер алышырга кирәк».

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Казанда торак фондны капиталь ремонтлау 73%-ка үтәлгән. Бу ел программасына барлыгы 243 йорт кертелгән иде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.08.2019
Видеорепортаж
12.08.2019 12:52
Казанда торак фондны капиталь ремонтлау 73%-ка үтәлгән
Барлык яңалыклар