Төнге сәгатьләрдә һава температурасы түбән булу сәбәпле, җылылыкны тулысынча сүндерү әлегә планлаштырылмый.
Фото: Марат Мөгыйнов
Ул билгеләп үткәнчә, узган атнада шәһәрдә апрель аенда урта полосага хас булмаган аномаль җылы һава торышы булган. Исегезгә төшерәбез, уртача тәүлеклек температура нормадан 10 градуска артык булды, температура рекордлары теркәлде.
«Бу уңайдан интернет-кабул итү бүлмәсенә һәм башка элемтә каналларына җылытуны сүндерү үтенече белән күп мөрәҗәгатьләр килде. Ләкин шәһәрнең җылылык бирү хуҗалыгы һәм үзәк җылыту – самовар да, кухнядагы утны сүндерү төймәсе дә түгел, бер басу белән генә сүндерелми. Бигрәк тә без һава торышы фаразын беләбез, хәтта бүген төнлә дә температура минус иде», – диде шәһәр башлыгы.
«Без җылылык белән тәэмин итүчеләргә җылылык температурасын әкренләп киметүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Җылылыкны этаплап сүндерәчәкбез, ә әлегә температура режимын киметәбез», – дип өстәде ул.
Игътибар итегез, 5 көннән артык уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градустан артып китсә, җылылык бирү тәмамланачак.