«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре арасында хәрәкәтчән составны иң яхшы бизәүгә конкурс үткәрелә.
Фото: kazantransport.ru
Светодиодлы челтәр белән «Яңа ел» рухында бизәлгән троллейбусларның берсе 5-нче номерлы «Елга порты - Академик Глушко урамы» маршрутына чыкты. Транспорт чарасы белән Кыш Бабай костюмында йөртүче идарә итә, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Исегезгә төшерәбез, Казан метросының «Җиңү проспекты» станциясендә яңа ел фотозонасы барлыкка килде.