Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.07.2024, 15:02

Казанда «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча эшләр якынча 80%ка башкарылган

Копылов урамы участогын ремонтлау төгәлләнде – хәзер объектны тапшыру өчен документация әзерләнә

Казанда быел «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча планлаштырылган эшләр якынча 80%ка үтәлгән. Бүгенгә Копылов урамы участогын (Тэцевская урамыннан Воровский урамына кадәр) ремонтлау төгәлләнде – хәзер объектны файдалануга тапшыру өчен документлар әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Олег Казеннов хәбәр иткәнчә, милли проектны тормышка ашыруга быел 8,2 млрд сум бүлеп бирелгән, шуның 5,8 млрд сумын төбәк бюджетыннан җибәргәннәр. Бу акчаларга 90 км дан артык юлны, 17 км урам-юл челтәрен ремонтлау, 26 күперне төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау планлаштырыла.

Казанда эшләр 6,3 км озынлыктагы тугыз урамны колачлаячак. Моның өчен 1,56 млрд сум каралган. Себер трактында (Космонавтлар урамыннан Арбузов урамына кадәр) ремонт 90%ка үтәлгән. Эшләр 33,4 мең кв.м мәйданлы юл өлешендә җәелде. Проект буенча Себер тракты чатларында Попов һәм Сигезенче Март урамнары белән икедән өч полосага кадәр киңәйтү каралган. Элегрәк эшләрнең барышын мэр Илсур Метшин тикшерде.

Шулай ук Ибраһимов проспектындагы (Восстание урамыннан Воровский урамына кадәр) юлны ремонтлау төгәлләнеп килә. Нәтиҗәдә, участокта 18 мең 140 кв.м мәйдандагы югары дәрәҗәдәге асфальт түшәләчәк, 937 кв.м мәйданлы тротуарлар ремонтланачак, 1040 метр озынлыктагы юл һәм 650 метр тротуар борт ташы алыштырылган. Моннан тыш, юл өлешендә 34 билге, юл билгеләре һәм дүрт тукталыш павильоны барлыкка киләчәк.

Быел Казанда 40 юл участогын ремонтлау планлаштырылган. Шәһәрнең юл челтәрен үстерүгә һәм ремонтлауга 16,3 млрд сум бүлеп бирелгән.

Барлык яңалыклар