Ремонтланган участокның озынлыгы 319 метр тәшкил итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Карбышев урамындагы юл ремонтланды. Ремонтланган участокның озынлыгы 319 метр тәшкил итте.
2 мең 429 кв. метр мәйданда үткәрелгән ремонт барышында «Каздорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте подрядчы оешмасы эшчеләре яңа асфальт катламын җәйделәр, тротуарларны яңарттылар, юл һәм тротуар борт ташларын алыштырдылар. Моннан тыш, әлеге участокта 13 юл билгесе, 11 ут баганасы урнаштырылды һәм юл тамгасы төшерелде.
2019 елга Татарстанда илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд сум тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Казанда быел юл-ремонт эшләренең гомуми күләме 6 млрд. 310 млн. сум тәшкил итте, шуларның 2 млрд.350 млн. сумы «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыруга юнәлдерелде.