В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә Яңа Савин районында тагын бер яңа мәктәпкәчә учреждение 88% ка әзер
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, «Заманча мәктәп» проекты буенча Казанда шулай ук 19 нчы гимназиягә янкорма төзелә. Яңа бинада 300 бала укыячак, алар өчен спорт һәм актлар залы, азык-төлек блогы һәм 12 кабинет төзиячәкләр. Корпусны декабрьдә файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Сентябрьдә төзелеш эшләрен Илсур Метшин карап кайтты.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның дүрт елында ТР башкаласында 10 мең урынга җиде мәктәп һәм 300 урынга бер өстәмә корпус төзелде. Илдар Шакиров искәрткәнчә, «Мәгариф» федераль проектының «Заманча мәктәп» проекты буенча уку елы башына Казанда Сибгат Хәким урамындагы 107 нче мәктәп, шулай ук «Салават күпере», «Светлая долина» һәм «Солнечный город» торак комплексларындагы уку йортларына өстәмә өч корпус төзелгән.
Моннан тыш, «Цифрлы белем бирү мохите» проекты ярдәмендә Казанның сигез мәктәбендә 25 млн сумнан артык уку җиһазы яңартылды. Учреждениеләр өчен ноутбуклар, интерактив панельләр, телевизорлар, принтерлар сатып алганнар. «Җиһаз тулысынча тоташтырылган һәм 100% белем бирү процессында кулланыла», – дип билгеләп үтте спикер.
«Россия яшьләре» проекты буенча ТР башкаласында «Вертолет» яшьләр үзәген капиталь ремонтлау дәвам итә. Эшләр график буенча бара, бүгенге көндә алар 70% ка үтәлгән. Яңартуны ел ахырында тәмамларга планлаштыралар.
Быел Казан республикада гамәлгә ашырыла торган 13 илкүләм проектның 11 ендә катнаша. Эш икътисадның һәм социаль өлкәнең өстенлекле тармакларына кагылышлы 24 төбәк программасы кысаларында алып барыла.