Казанда 30 нчы маршрут буенча бушлай автобус йөриячәк
14 мартта Казанда 30 номерлы маршрут (борт номеры — 723) буенча бушлай автобус йөриячәк. Акция «Рамазан – игелекле эшләр ае» хәйрия марафоны кысаларында уза.

Автобус 06:00 дан 18:00 гә кадәр йөриячәк. Җәмәгать транспортының алгы пыяласында «Зәкәт» ХФнан хәйрия маршруты» дигән язулар булачак. 30 нчы маршрутны сайлау очраклы түгел, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Аның пассажирлары арасында даими рәвештә хәйрия фондына ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Моннан тыш, бу маршрут иң озын маршрутларның берсе, анда пассажирлар агымы югары. Ул Совет, Идел буе, Вахитов һәм Киров районнарын берләштерә.

Сәфәр барышында пассажирлар ислам һәм Рамазан ае, шулай ук бу изге айда хәйриячелекнең мөһимлеге турында белә алачак. Бу көнне QR-код ярдәмендә иганә ясау мөмкинлеге булачак.

2025-03-13T16:41:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.