Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2022, 14:56

Казанда «Түбәтәй» экскурсия трамваен эшләтеп җибәрергә планлаштыралар

«Метроэлектротранс» хезмәткәрләре элеккеге 2 нче номерлы маршрут буенча юлларны һәм элемтә челтәрен тикшерәләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июнь). «Метроэлектротранс» МУП җир өсте транспорты юл хуҗалыгы хезмәте элеккеге 2 нче трамвай маршрутының («Тимер юл вокзалы – Елга порты») участогын тикшерә башлады. Алга таба әлеге маршрут буенча «Түбәтәй» экскурсия трамваен эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Хезмәткәрләр рельсларны юл шаблоны белән тикшерә, стрелка күчермәләрне чистарта, юл тягаларын билгели һәм стыкларны накладкаларга җыя.

Энергия хуҗалыгы хезмәте шулай ук контакт челтәрен тикшерү үткәрде. Елга порты янында юл үткәргечтән алып юл төененә кадәр ике юнәлештә дә элемтә челтәрен торгыздылар – 230 метр озынлыктагы чыбыкны ныгыттылар. Татарстан урамы буенча урнашкан участокта һәм Елга порты янындагы юл төененә кадәр ике юнәлештә дә элемтә чыбыгы һәм аркылы трослар сузылды. Юл төененә кергән вакытта 74 метр озынлыктагы контакт чыбыгы алмаштырылды. Б.Шаһиди урамында Колхоз базары янында (Татарстан урамына таба юнәлештә) элемтә челтәре яңа участокка күчерелде.

Барлык эшләр тәмамланганнан соң сынау режимында вагон эшли башлаячак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар