В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспертлар фикеренчә, бу социаль әһәмиятле инициативаларны киңәйтергә һәм шәһәр халкын хәйриячелеккә җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда хәйрия фондлары һәм социаль коворкинг принцибы буенча проектлар өчен шәһәр йорты булдыру мәсьәләсе карала. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте.
Яңа мәйданчыкны булдыру хәйрия инициативаларын киңәйтүгә, шулай ук «Игелекле Казан» проектының киләчәк үсешенә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Р.Гафаров. «Бу йортта хәйрия стартаплары һәм оешмалары оештырыла һәм үсә алыр иде. Анда алар бергә җыелып, тәҗрибә уртаклаша алыр иде. Бирегә хәйрия ярдәме алу өчен шәһәр халкы да килә алыр иде», – дип фикерләре белән уртаклашты Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Шунысы да мөһим, мондый социаль коворкингны булдыру хәйрия эше белән кызыксынучы шәһәрлеләрне күбрәк җәлеп итәчәк.
Бүген казанлылар күп кенә социаль әһәмияткә ия инициативаларга актив ярдәм итәләр, ТР башкаласында хәйрия культурасы дәрәҗәсе арта», - дип билгеләп үтте Р.Гафаров. Шулай итеп, Казанда кием-салымны икенчел файдалану һәм әйберләр белән актив ярдәм итү системасы булдырылган. Әйтик, «Игелекле эшләр көне» фонды тарафыннан оештырылган «Игелекле куллар» хәйрия складында ел саен 10 меңнән артык кеше ярдәм ала. Әйберләр җыю түбәндәге адреслар буенча уза: Калинин ур., 3, Пушкин ур., 24/26 һәм Восстание ур., 59.
Казанлылар шулай ук хәйриячелек максатларында һәм эшкәртүгә «Приют» үзәгенә (Борһан Шаһиди ур., 26), аз керемле кешеләргә ярдәм итү үзәгенә (Четаев ур., 50), шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә урнашкан Charity shop хәйрия кибетенә әйберләр җыю буенча контейнерларга һәм «Экологично» проектының кабул итү мобиль пунктына да китерәләр.
Моннан тыш, Казанда елына ике тапкыр уздырыла торган шәһәр ярминкәләре дә традициягә әйләнде. Быел гына да мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, укытучылар һәм мәктәп директорлары, район администрацияләре хезмәткәрләре, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган барлык шәһәрлеләрнең уртак көче белән 130 балага 7,7 млн сумлык ярдәм күрсәтелде. 8 шәһәр хәйрия ярминкәсендә мохтаҗларга ярдәм итү өчен барлыгы 27 млн сумнан артык акча җыелды.
«Игелекле эшләр өчен зур тырышлык һәм ресурслар кирәкми, бары тик игелекле йөрәк һәм ярдәм итү теләге генә кирәк. Ә «Игелекле Казан» кемгә ничек ярдәм итәргә икәнлеген һәрвакыт әйтергә әзер», – дип нәтиҗә ясады Р.Гафаров.