Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2026, 09:23

Казанда бу елның августында Футболны үстерү үзәген ачарга планлаштыралар

Бүгенге көндә объектның әзерлеге 58%

Фотоны «Рубин» ФК матбугат хезмәте тәкъдим итте

Татарстан башкаласында «Рубин» ФК базасында Футболны үстерү үзәге төзелеше дәвам итә. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 58% тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Проектның йомгаклау этабы 11,7 мең кв.м мәйданлы универсаль спорт комплексын төзү булачак.

Спорткомплекс дүрт катлы бинадан гыйбарәт һәм ул тулы спорт әзерлеге, осталар командасын яшәтү һәм тернәкләндерү өчен каралган.

Беренче катта тренажер залы, теория дәресләре залы, чишенү бүлмәләре, торгызу зонасы, шулай ук ашханә урнашачак. Икенче катта медицина үзәге, фотостудия, торак номерлары һәм тренерлар һәм администрация өчен эш урыннары булачак. Ә өченчесендә китапханә, актив ял итү зонасы һәм торак бүлмәләр каралган. Икенче һәм өченче катларда барлыгы 67 кешегә исәпләнгән 40 номер җиһазландырылачак.

Инфраструктураның бер өлеше файдалануга тапшырылган. Узган елның июнендә футбол манежы, ә ноябрьдә, «Россия – спорт державасы» Халыкара форумы кысаларында, торак корпус һәм ике футбол кыры ачылды.

Универсаль спорт комплексын һәм бөтен үзәкне тулысынча 2026 елның августында төзеп бетерү планлаштырыла.

Эшләр «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына алып барыла.

Яңа комплекс Татарстанда футбол үсеше өчен мөһим мәйданчык булыр дип көтелә. Биредә ел әйләнәсе күнегүләр ясау өчен барлык шартлар да тудырылачак, бу исә республика командалары өчен уенчыларны кечкенәдән даими рәвештә әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Барлык яңалыклар