В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу - Казан радиотелеүзәгендә планлы ремонт эшләре башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). 25-27 июньдә Казанда аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын өзү планлаштырыла.
Бу көннәрдә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге каналлар трансляцияләнмәячәк: Беренче канал, «Россия 1», «Россия Татарстан», «Россия – Культура», ТНВ, Пятый канал, «Звезда». Шул ук вакытта «Радио Россия», «Радио Татарстан», «Маяк», «Вести ФМ», «Ретро-ФМ», «Наше радио», «Серебряный дождь» радиостанцияләре дә эшләмәячәк.
Бу - Казан радиотелеүзәгендә планлы ремонт эшләре башкару белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.