Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2023, 10:49

Казанда тагын ике мәктәп төзү планлаштырыла

Яңа гомуми белем бирү учреждениеләре Салават Күперендә һәм «Светлая долина»да барлыкка киләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар, Татьяна Марюхова). Татарстан башкаласында һәркайсы 1501 урынга исәпләнгән тагын ике мәктәп төзеләчәк – Салават Күпере торак районында һәм «Светлая долина» торак комплексында. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Казан территориясендә тагын ике мәктәп төзелешенә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Аларның берсе Салават Күпере торак районы территориясендә булачак, ул бик актив үсештә, торак һәм инфраструктура белән киңәя бара. Шулай ук 1,5 мең укучы сыйдырышлы тагын бер белем бирү учреждениесе «Светлая долина» торак комплексы территориясендә барлыкка киләчәк», – диде шәһәр башлыгы.

Хәзер Казанда ике мәктәп төзелә: Яңа Савин районында 1224 укучыга исәпләнгән һәм Идел буе районында 1501 укучыга исәпләнгән.

«Казан кебек актив үсә, ел саен 10 меңгә якын укучыга арта торган шәһәр өчен – бу зур һәм мөһим проект. Татарстан Республикасы Президентына, федераль хөкүмәткә рәхмәт. 2025 елда парта артына 195 мең укучы утырыр дип көтәбез, һәм балалар яшәү урыны буенча белем ала һәм үз талантларын ача алсын өчен безгә мәктәпләр төзергә кирәк», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда бүген барлыгы 200 мәктәп эшли, шул исәптән 169 муниципаль мәктәп, аларда 166 мең 235 укучы белем ала.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.01.2023
Видеорепортаж
23.01.2023 12:18
Казанда тагын ике мәктәп төзү планлаштырыла
Барлык яңалыклар