Яңа туристик объектның урнашу урыны - "Казан Арена" стадионы янындагы территория.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Алинә Бережная). Казанда "Түбәтәй Tower" манарасы барлыкка килергә мөмкин. Яңа туристлык объектын "Казан Арена" стадионы янында төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта проект өстендә эшлиләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
"Түбәтәй Tower" манарасы татар милли баш киеме формасында булачак. Бу объект, Т.Миңнуллина сүзләренчә, туристларны җәлеп итүнең яңа ноктасы булачак. Бинада төрле сувенир кибетләре, җәмәгать туклануы йортлары урнашачак. Проектның үзенчәлеге 120 кв.метр мәйданлы күзәтү мәйданчыгы булачак. "Түбәтәй"нең биеклеге әлегә билгеле түгел, проект архитекторлар һәм шәһәр администрациясе белән күп санлы килешүләр уза. Бина инвесторлар хисабына төзеләчәк, пректка керемнәр 350 млн.сум тәшкил итәчәк.
"Бүгенге көндә Казанда бер генә күзәтү манарасы да юк, ә бу туристик объектлар бөтен дөньяда популяр. Без хәзер манараның урнашу урынын эзлибез, "Казан Арена" территориясе вариантын карыйбыз. Объектның биеклеге әлегә билгеле түгел, чөнки кайбер кыенлыклар бар: Казан Кремле билгеле бер чикләүләр кертә – объектларны аннан югарырак төзергә ярамый, шулай ук шәһәрнең архитектура концепциясе дә бар, әлеге манара аңа туры килергә тиеш", – дип сөйләде журналистларга Т.Миңнуллина.