Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2023, 16:45

Казанда Борнай мәчетен төзекләндерергә планлаштыралар

Мәдәни мирас объектын саклау проекты экспертның уңай нәтиҗәсен алган

Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь). Башкалада Борнай мәчетен реставрацияләү планлаштырыла. Федераль мәдәни мирас объектын саклау проекты экспертның уңай нәтиҗәсен алган.

Мәчет Иске Татар бистәсендәге Әхтәмов урамында урнашкан. Аның хәзерге бинасы 1872 елда төзелгән, ә архитектор Федор Малиновский проекты буенча төзелгән кирпеч манарасы мәчеткә 1895 елда куелган. Әлеге вакыт эчендә төзелеш физик яктан тузган, материаллар искергән, ремонт вакытында үткәрелмәгән, бу таяныч конструкцияләргә зыян китергән. Гомумән, эксперт нәтиҗәсе буенча, стеналар, идәннәр, япмалар, түбә һәм фундамент нык тузган хәлдә.

Реставрация проекты мәчетнең беренчел кыяфәтен торгызуны күздә тота. Мәсәлән, чыбыкларны һәм кондиционерларны сүтү, тавыш тәрәзәләрен җиһазлау, су агымы торбаларын урнаштыру, агач ишекләрне һәм тәрәзәләрне торгызу, бинаның манарасын һәм аскы катын реконструкцияләү, шулай ук башка берничә эш башкару планлаштырыла.

Мәчетнең нигезен, кирпечне ныгытачаклар, ә фасадын саклагыч составлар белән эшкәртәчәкләр. Реставрация вакытында мәдәни мирас объектларында кулланырга тәкъдим ителгән материаллар кулланылачак, бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында бастырылган документта хәбәр ителә.

Борнай мәчете Иске Татар бистәсенең Кабан аръягында урнашкан. Ул, «Иске шәһәр» префектурасының барлык изге урыннары кебек үк, татар эшкуарларының дини хәйриячелек үрнәге булып тора.

1799 елда сәүдәгәр Салих Мостафин агач мәчет төзегән. Башта ул Апанай мәдрәсәсе шәкертләре өчен билгеләнгән булган. Шуннан соң монда якын-тирә йортларда яшәүчеләр йөри башлый. Агач мәчет янгын вакытында янып беткән.

1872 елда сәүдәгәр Мөхәммәтсадыйк Борнаев аның урынында яңа таш гыйбадәтханә төзегән. 23 елдан соң, сәүдәгәр вафат булганчы, мәчеткә керү урыны өстендә манара куела, ул безнең көннәрдә үк федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты дип танылган.

Борнай мәчете ХХ гасырның 30 нчы елларында ябылган, ләкин үз манарасын саклап калган. Изге урын 1994 елда дин тотучыларга кайтарыла.

Барлык яңалыклар