В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автобус Беляевский бистәсеннән Юдино бистәсенең 151-нче мәктәбенә йөрер, дип фаразлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Казанда яңа мәктәп маршруты ачарга планлаштырыла. Автобус Беляевский бистәсеннән (Яңа Юдино) Юдино бистәсенең 151-нче мәктәбенә йөрер, дип фаразлана. Хәзерге вакытта маршрутны ачу мәсьәләсе раслана, дип белдерде эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.
Ул искәртеп үткәнчә, Казанда 24 мәктәп маршруты эшли. Мәктәп автобуслары паркы 25 берәмлек техника тәшкил итә. Аларга автотранспорт предприятиеләре хезмәт күрсәтә. Балаларны йөртү кагыйдәләре буенча барлык автобусларда да ГЛОНАСС спутник навигациясе системасы һәм тахографлар урнаштырылган, - дип сөйләде Мәгариф идарәсе җитәкчесе.