Көндезге төркемнәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар реабилитация ала һәм күнекмәләрен үстерә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август, Алинә Бережная). 2020 ел ахырына Казанда «Все сам» кондуктив балалар бакчасын ачу планлаштырыла. Көндезге зур булмаган төркемнәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар реабилитация ала һәм күнекмәләрен үстерә алачак. Проектның инициаторы - үзенчәлекле бала атасы, «Хыяллар чынга аша» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерү үзәгенә нигез салучыларның берсе, Казанда яшәүче 33 яшьлек Илья Школьников булды.
Илья Школьниковта кондуктив балалар бакчасын булдыру идеясе 2019 елның апрелендә, әле яңа гына ачылган үсеш үзәгендә Израильдән доктор, белгеч-кондуктолог Ида Игра килгәч туа. «Ида безнең шәһәрдә кондуктив балалар бакчасы булмавына гаҗәпләнде, - дип сөйләде Илья Школьников. - Европада кондуктив тәрбия методикасы 70 елдан артык бар һәм үзен уңышлы яктан күрсәтте. Әңгәмәдә белгеч миңа: «Мондый балалар бакчасы юк икән, димәк аны ачарга кирәк!», - диде.
Ул вакытта бу тәкъдим активистка фантастик идея булып күренә. Әмма психомоторик һәм психосөйләм үсешендә тоткарлыклар булган 3 яшьлек улы Костя белән көн саен аралашу уйланганны тормышка ашыруга этәргеч була. «Үсеш үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләүче барлык ата-аналар раслаячак - югары квалификацияле белгечләр бик аз, ә чит илдән килүче табиблар үз курсларына балаларны аз ала, һәм аларга язылу бик авыр», - дип билгеләде И.Школьников.
Бүген кондуктив педагогика - үзәк нерв системасы эшендә тайпылышлар булган балаларны тәрбияләү өчен нәтиҗәле методика. Яңа балалар бакчасында барысы да гадәти мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендәге кебек булачак - дәресләр, туклану, йокы, урамда йөрү һәм, әлбәттә, уеннар. Беренче төркемнәргә 6-8 кешегә кадәр бала кабул итү планлаштырыла. «Балалар бакчасының төп бурычы - баланы кыска курслар белән түгел, даими үстерү. Балалар тиешле реабилитация ала, шулай ук үзләрендә булган күнекмәләр белән яшәргә һәм яңаларын үстерергә өйрәнә алачак. Безнең бурыч - тәрбияләнүчеләребездән пациентлар түгел, ә аралаша, уйный, яшьтәшләре эшләгәннәрне эшли белә торган балалар үстерергә», - дип сөйләде И.Школьников.
Балалар белән доктор Ида Играда укулар узачак медицина яки педагогика белемле белгечләр шөгыльләнәчәк. Үзенчәлекле балаларның ата-аналары да тәрбиячеләр була ала. «Миңа үз мәхәббәтләрен күрсәтергә әзер булган яхшы, ачык йөрәкле кешеләр кирәк», - дип ассызыклады активист.
Хәзер булачак балалар бакчасы бинасында ремонт эшләре бара. Гарифьянов урамы буенча 220 квадрат метр мәйданлы бинаны шәһәрнең Башкарма комитеты бүлеп бирде. Илья Школьников сүзләренә караганда, эшлисе эшләр әле бик күп. Ремонтны ул хәйриячеләр һәм битараф булмаган казанлылар акчасына үткәрә. Балалар бакчасында чуар диварлар һәм аяык төстәге җиһазлар булмаячак, Илья Школьников сүзләренә караганда, бу балаларда эпилепсия өянәген китереп чыгарырга мөмкин. «Диварларны буяуга кадәр әле ерак, хәзер идәннәрне һәм иске өслекләрне сүтү эшләре бара. Акча җитми, ләкин мин зарланырга күнекмәгән, булдыра алганның барысын да үз кулым белән эшлим, әмма ярдәмнән баш тартмас идем», - дип сөйләде И.Школьников.
Ул балалар бакчасын агымдагы ел ахырына ачарга планлаштыра һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең бушлай булуын тели. «Минем максатым бар, һәм мин аңа кечкенә адымнар белән киләм. Бу бернәрсә дә эшләмәүгә һәм идеяне башка берәү чынга ашырганын көтүгә караганда яхшырак», - дип саный ул. Активист алга таба бу проектның федераль булуы турында хыяллана.
Материалда И.Школьниковның шәхси архивыннан алынган фотосурәтләр кулланыла.