В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер җәмәгать транспорты «Азино» сәүдә комплексына якынрак тукталачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). Казанда бүгенге көннән «Минск урамы» тукталыш пункты күчерелде. Хәзер Юлиус Фучик урамындагы җәмәгать транспорты «Азино» сәүдә комплексына якынрак тукталачак.
Тукталышны күчерү эшләре алдагы көнне тәмамланды. Үзгәрешләр метрополитенның икенче тармагын төзү белән бәйле, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.