Казанда Кави Нәҗми урамында хәрәкәт дүрт айга туктатылачак.
Бу Болак ермагы аша Романов күперен ремонтлау белән бәйле.
7 майдан 30 августка кадәр хәрәкәт Кави Нәҗми урамы белән Мартын Межлаук урамы киселешендә, Уң Болак урамыннан Сул Болак урамына кадәр хәрәкәт ябылачак. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.