Граффити юл-транспорт һәлакәтләренең аеруча күп концентрациясе булган юл участокларына төшерелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Казанда Дәүләт автоинспекциясе хәрәкәтнең яшь инспекторлары белән берлектә җәяүлеләр кичүе алдыннан кисәтү язуларын ясады. Граффити юл-транспорт һәлакәтләренең аеруча күп концентрациясе булган юл участокларына төшерелгән.
Шул рәвешле, җәяүлеләр кичүе алдыннан язулар барлыкка килде: «Баланы кулга ал», «Күчеш иминлегенә инангач кына юлны чык». Чара барышында шулай ук өлкәннәргә һәм балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр таратылды.
Юлларда аварияләрне киметү буенча мондый профилактик эш даими рәвештә алып барыла, дип хәбәр иттеләр Казан Дәүләт автоинспекциясендә. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аларның яшь ярдәмчеләре мондый язулар җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итәр һәм аларны юлның дөрес һәм куркынычсыз күчүе турында уйланырга мәҗбүр итәр, ә иң мөһиме тормышны сакларга ярдәм итәр дип ышана.
Быел Казанда барлыгы 70 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 6 җәяүле һәлак булган, 64 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Ярты ел эчендә тиешле булмаган урында юл кичкән җәяүлене 33 тапкыр машина бәрдергән, һәлакәтләрдә 31 кеше зыян күрде, 2 кеше һәлак булган.